Бүген район басуларында йөздән артык агрегат эшли. Күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру төгәлләнде. Аны тырмалау да төгәлләнеп килә. Көзге культуралар мәйданнарның 95 процентында өстәмә тукландырылды. Дым каплатуга “Родина” һәм “Алга” колхозлары, “Элита”, “Төньяк Алексеевск” ВЗПсы һәм кайбер башка хуҗалыклар кереште.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов “Биләр”ВЗП” ЧҖҖ һәм “Зернопродукт”АҖ хуҗалыкларында эшнең оештырылуыннан чиктән тыш канәгать түгел. Язга ачыктан-ачык начар әзерләнү үзенекен итә. Басуларда эшләүче агрегатларны бармак белән генә санарлык, шул ук вакытта алдынгы хуҗалыкларда алар дистәләгән исәпләнә.
Сергей Анатольевич авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусинга районда терлекләр санының сакланышына контрольне көчәйтергә кушты.