Алексеевскилылар халык контроленә хәбәр итә алалар
Алексеевск районы җәмәгатьчелеге,
халык контроленә мөрәҗәгать итеп, контрафакт алкогольгә каршы көрәштә мөһим роль уйный ала.
Халык контроле – гражданнар һәм җәмәгать оешмаларының хезмәт урынындагы кешеләрнең, шулай ук эшмәкәрләрнең законсыз эшләрен булдырмауга юнәлдерелгән эшчәнлеге ул. Ләкин бу җәмәгать эше генә түгел, моның белән акча эшләргә мөмкин. Күп татарстанлы шулай эшли дә. Ә без алексеевскилыларның шундый мөмкинлеге булуын сезнең исегезгә төшерәбез. Татарстанда дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар линия” телефоны 8(843) 278-92-79 эшли. Мондый хәбәрләр өчен аерым кушымта “Халык контроле” дәүләт хезмәтләре порталы сайтында да бар.
Әлеге хәл расланган очракта хәбәр итүчегә, әгәр 100 литр һәм аннан да күбрәк ялган аракы алынса һәм җинаять эше кузгатылса, өч мең сум, 10 литрдан алып 100 литрга кадәр суррогат алынса, ике мең сум, әгәр алынган хәмернең күләме 10 литр һәм аннан азрак булса яки бөтенләй алынмаса, ләкин бозу факты расланса, мең сум акча алачак.