1 майда мәктәп янында Социалистик Хезмәт Герое Петр Степанович Степановка мемориаль такта ачылуга багышланган бәйрәм митингы булды.
Авыл кешеләренә сәламләү сүзе белән иерей Семен Махортов, авыл җирлеге башлыгы Людмила Вашарина һәм район башлыгы урынбасары Галина Белова мөрәҗәгать итте. Шуннан соң элмә тактага чәчәкләр куелды.
Шушы авыл кешесе фидакарь хезмәте белән башкалардан аерылып тора. П. С. Степанов Татарстан АССР, Алексеевск районының Кыркүл авылында туа. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли.
Кызыл Армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елда Көньяк фронтның 257 нче укчы дивизиясе, 948 нче укчы полкының 120 миллиметрлы минометлар батареясе төзәүчесе була. 1945 елда Степанов 3 нче гвардия авиация дивизиясе, 137 нче гвардия авиация полкының авиакораллану мастеры булып хезмәт итә. Кече сержант хәрби званиесенә ия була. Сугыш елларында “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң механизатор белгечлеген үзләштерә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1956 елдан Троицк ГРЭСында һәм Кама ГЭСында төзүче һәм экскаваторчы булып хезмәт куя.
Степанов 1963 елдан Оренбург өлкәсе Яңа Орск районының (Оренбург өлкәсе) Энергетик бистәсе, Ириклинск ГРЭСының Уралоэнергостроенда машинист була. Заданиеләрен 50-70 % ка арттырып үти, шуның белән ГРЭСны срогыннан элек эшләтеп җибәрергә булыша.