Талпаннарның активлашуы турында кисәтү

2018 елның 1 мае, сишәмбе

 Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Рөстәм Хөснетдинов сөйли:
 – Быел ук инде Алексеевск үзәк район хастаханәсенә талпан тешләү аркасында медицина ярдәме сорап 13 кеше мөрәҗәгать итте. Алынган талпаннарда талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы бармы-юкмы икәнлеге тикшерелде. Шуларның бер очрагында боррелиоз ачыкланды. Шуңа күрә талпан тешләсә, нәтиҗәле дәвалау өчен аны лаборатория тикшерүенә җибәрергә кирәк, – диде Рөстәм Рафик улы.
 Талпан тешләгәннән соң авыру 7-14 көннән соң гына башлана. Беренче билгеләр: кинәт температура күтәрелү, өшү-калтырау, укшыту, косу, баш, буыннар, тән авырту, бит, күзләр кызару, ә 3-5нче көннәр¬дә инде саташу, хәлсезлек, бизгәк тоту, кул-аяклар хәрәкәте бозылу башлана.
Кайвакыт талпан тешләгән урын кызарып тора диаметры 60 сантиметрга кадәр җитә. Мондый эритема барлыкка килү Лайм авыруы хакында хәбәр итә. Грипп бил¬ге¬ләренә охшаш халәт тә күзә¬те¬лергә мөмкин: температура күтә¬релү, баш авырту, лимфа төеннәре зураю һәм башкалар. Соңрак йөрәк һәм нерв системасында тайпылышлар башлануы да бар. Дәва¬лан¬маган очракта авыру хроник авыруга әйләнергә мөмкин.
Авыруның беренче билгеләре башлану белән кичекмәстән табиб¬ка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпан инфекциясенә шик булган очракта, авыру шунда ук дәваханәгә салынырга тиеш.
Тешләмәсен дисәгез...
 Талпан энцефалиты белән авыруны булдырмауның иң яхшы чарасы — бөҗәктән тешләтмәү. Урманга барганда дөрес итеп кие¬нер¬гә кирәк. Ныклы, шуып торган якты төсле тукымадан тегелгән комбинезон яхшы булыр. Кием талпанга тәнгә керер урын калдырмасын: күлмәк якасы тәнгә сыланып торырга, куртканың капюшоны булыр¬га, озын җиңле күлмәк- кияргә, чалбар балагы итекләргә кыс¬тырылган булырга тиеш. Талпаннан саклану өчен репеллентлар кулланалар, аны тәнгә һәм киемгә сиптерергә кирәк. Юлда сәгать саен үзеңне һәм юлдаш¬ларыңны тикшереп тору зарур. Тукталышлар һәм төн кунулар үләнсез, комлы урыннарда яисә коры нарат урманнарында булсын.
Кадалган очракта...
Талпанны үзеңдә ачыклау белән, аның борынын, тәндә калдырмаска тырышып, тартып алырга һәм медицина учреждениесенә мөрәҗә¬гать итәргә кирәк. Талпанны тәннән никадәр тизрәк алсың, ул шул¬ка¬дәр азрак инфекция кертеп өлгерә. Моны медицина хезмәткәре башкарса, яхшырак.
Тиз арада медицина ярдәме табып булмаган очракта талпанны үзеңә алырга туры килә. Аны болай эшлиләр: пинцет ярдәмендә яки чиста марляга уралган бармаклар белән талпанны авыз-борын урыныннан мөмкин кадәр якынрак перпендикуляр рәвештә тотып, сак кына әйләндерә-әйләндерә тартып чыгарырга. Кискен хәрәкәтләр ярамый. Бөҗәкне җепкә бәйләп тә сак кына өскә таба тартырга мөмкин. Әгәр башы тәндә калды икән, спиртлы яки йодлы марля белән яра урынын сөртергә һәм кыздырылган энә белән башын алу мәслихәт.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International