Алексеевск районы буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек начальнигы Вячеслав Яковлев авыл клубларында чаралар үткәргәндә, Җиңү көне алдыннан һәйкәлләрне һәм мемориалларны саклауда халык дружиналары эшен көчәйтергә кушты.
Бер атна эчендә браконьерлыкның һәм 28 апрельдә старт алган ау сезоны кагыйдәләрен бозуның өч фактына чик куелды. Исерек килеш рульгә утырган дүрт машина йөртүче тоткарланды, районда барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 61 очрагы теркәлде.
Бүлек начальнигы чыгышыннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов газетаның баш мөхәррире Сергей Кулевка браконьерлык һәм законсыз ау фактларын ачыклау буенча “Заря” хезмәткәрләрен полиция белән уртак рейдларда катнашуны йөкләде.
Людмила Кирюхина район мәгариф бүлеге өлкәсендә хәлләрне яхшыртуда эшләп килүче рецептларны санап үтте. Аларның иң мөһимнәре – Татарстан башкаласыннан тәҗрибәле экспертларны җәлеп итеп, педагоглар өчен семинарлар, ачык дәресләр үткәрү; “Фәнсар” лагерендә алексеевскилылар өчен фәннәр буенча профильле сменалар оештыру; 9 нчы һәм 11 нче сыйныф чыгарылыш сыйныф укучыларының киләчәген билгеләү өчен белгечләр һәм ата-аналарның нәтиҗәле тырышлык куюлары максатында БДИда “югары баллы”лар һәм, киресенчә, “хәвеф төркем”нәрен вакытында ачыклау һәм башкалар. Людмила Николаевна сүзләренчә, балаларыбызның республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда күбрәк катнашуы призерлар санын алтыга арттырырга мөмкинлек биргән.
–Тәкъдим ителгән барлык чараларда да катнашырга кирәк, алар белем дәрәҗәсен күтәрә һәм тикшерергә ярдәм итә. Бу укучыларга да, безнең мәгариф бүлегенең педагогик составына да кагыла, – дип аңлатма бирде Сергей Демидов Кирюхинаның чыгышына.