Шимбә көнне, 28 апрельдә, кулланучылар кооперациясе оешмалары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре сәүдә мәйданчыкларында һәм базарларында ял көне ярминкәләрендә актив катнаштылар.
3 млн. сумлыкка якын товар сатылды. Алексеевск, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш, Тукай райполары, Кайбыч ипи заводы, «Әлки» кулланучылар кооперциясе, «Арча җәмәгать туклануы» ЧҖҖ, Яңа Чишмә районының «Нур» ЧҖҖ һәм кайбер башка кулланучылар кооперациясе оешмалары актив катнашты.
Казан шәһәренең Мәскәү базарында да Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашында күрсәтмә ярминкә булды.