28 апрельдә район хакимияте бинасында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә туры китереп, “түгәрәк өстәл” үткәрелде.
“Түгәрәк өстәл” Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов рәислегендә узды.
Анда районның үз предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклауның торышы өчен җавап бирүче төзү оешмалары һәм предприятиеләре белгечләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл”дә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– хезмәтне саклау чараларын финанслау;
– инструктажлар үткәрү, эшнең куркынычсыз алымнарына өйрәтү;
– эш урыннарын аттестацияләү;
– производствода травматизмга юл куймау;
– “Чиста төзелеш” акцияләре үткәрү.