Пенсионерларның компьютер грамотасына өйрәнүдә ирешкән шәхси казанышларының 4 нче Бөтенроссия конкурсы старт алды

2018 елның 30 апреле, дүшәмбе

Конкурста катнашуга пенсионерлар, комьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә мөстәкыйль рәвештә, шулай ук махсус курсларда өйрәнгән өлкән яшьтәге (50+) гражданнар чакырыла. Конкурс Россия Пенсия фонды һәм “Ростелеком” оешмасы тарафыннан үткәрелә, шулай ук аны оештыруда Өлкән буын гражданнарның компьютер һәм интернет грамотасын үстерү буенча илкүләм мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруның координация үзәге ярдәм итә.
 Конкурс йомгаклары буенча компьютер грамотасына өйрәнүдә пенсионерлар белән аеруча актив эшләүче төбәк ачыкланачак.

Конкурс эшләре 2018 елның 18 апреленнән 9 октябренә кадәр кабул ителә, ә конкурска йомгакларны 2018 елның ноябрь башларында ясау планлаштырыла. Конкурста катнашу өчен гаризаларны azbukainterneta.ru/konkurs сайтында бирергә, анда үзеңнең конкурс эшеңне – конкурс номинацияләре нигезендә эссе һәм фоторәсемеңне дә теркәргә кирәк.
 Җиңүчеләрне абруйлы конкурс комиссиясе билгеләячәк. Былтыр конкурста Россиянең 78 төбәгеннән 3000 нән артык пенсионер катнашты. Барлык эшләр “Конкурс” бүлегендә azbukainterneta.ru сайтында урнаштырылган. “Иң актив төбәк” номинациясендә Татарстан Республикасы җиңеп чыкты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International