Алексеевск районында май аенда техник карау

2018 елның 27 апреле, җомга

Физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына еллык техник карау үткәрү графигы билгеләнде
Физик затлар игътибарына техник карауны түбәндәге срокларда үткәрү графигы тәкъдим ителә: Юеш Көрнәле – 7 майда иртәнге 9 да, Лебединода – 7 майда иртәнге 10да, Березовая Гривада – 7 майда көндезге 11 дә, Новоспасскида – 7 майда көндезге 12 дә, Левашевода – 8 майда иртәнге 9 да, Войкинода – 8 майда иртәнге 10 да, Базяковода - 8 майда көндезге 11 дә, Ялкында - 8 майда көндезге 1 дә, Гурьевкада - 8 майда көндезге 1 дә, Караваевода - 8 майда көндезге 2 дә, Ромоданда - 10 майда иртәнге 9 да, Савинскида - 10 майда иртәнге 10 да, Масловкада - 10 майда көндезге 11 дә, Кыркүлдә (Сабакайка) - 11 майда иртәнге 9 да, Коры Көрнәледә - 11 майда иртәнге 10да, Зур Тигәнәледә - 11 майда көндезге 11дә, Әшнәктә - 11 майда көндезге 2 дә, Урта Тигәнәледә - 12 майда иртәнге 9 да, Түбән Тигәнәледә - 12 майда иртәнге 10 да, Родникида - 12 майда көндезге 11 дә, Тиган Булакта - 12 майда көндезге 12 дә, Сахаровкада - 14 майда иртәнге 9 да, Речноеда - 14 майда иртәнге 10 да, Кыр Шунталысында - 14 майда көндезге 11 дә, Кызылъярда - 14 майда көндезге 1 дә, Зур Полянкада - 15 майда иртәнге 9 да, Кр .Баранда - 15 майда иртәнге 10 да, Александровкада - 15 майда көндезге 11 дә, Биләрдә - 16 майда иртәнге 9 да, Шәмәдә - 16 майда көндезге 11 дә, Кызыл Тауда - 16 майда көндезге 1 дә, Урманасты Шунталысында - 17 майда иртәнге 9 да, Ар.Баранда - 17 майда иртәнге 10 да, Югары Татар Майнасында - 17 майда көндезге 11 дә, Чуаш Майнасында - 17 майда көндезге 12 дә, Зирекледә - 18 майда иртәнге 9 да, Морасада - 18 майда көндезге 12 дә, Уракчыда - 18 майда иртәнге 10 да, Приозерноеда - 18 майда көндезге 11 дә, Алексеевскида (Лебяжье) - 19 майда иртәнге 9 да.
Техник карау вакытында медицина аптечкасының, ут сүндергечнең, авария вакытында туктап тору билгесенең булуы, маркасының туры килүе, машинага идарә итүгә рөхсәт итә торган таныклыкның, медицина белешмәсенең булуы тикшереләчәк.
 Үткәрү урыннары җирле үзидарә Советлары биналары янында. Килеп туган сораулар белән Дәүләт техник күзәтчелегенә 8 84341 2-32-74 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International