Балалар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы белән бәйләнгән вакыйгаларда катнашкан үз гаиләләре әгъзаларына “үткәннәргә хат” язарга тиеш иделәр.
Балалар белән еракта калган ул сугыш, киләчәк буыннар матур тормышта яшәсен өчен тыныч күкне саклап калган батырларның каһарманлыгы турында әңгәмә үткәрелде.
Хатларында алар батырлык һәм фидакарьлек күрсәткәннәре өчен аларга рәхмәт әйттеләр, шулай ук Бөек Җиңү эшенә нинди өлеш кертүләре турында сөйләделәр.