Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан һәм Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Анатольевич Демидовтан азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшыру дәвам итә. Бүген азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткаларын Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе А.А. Харитонов һәм Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының архитектура бүлеге хезмәткәрләре О.Петрова, К. Пузырева тапшырды.