Георгий тасмасы – Җиңү символы!

2018 елның 27 апреле, җомга

Алексеевск муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге активистларының иреклеләр төркеме белән берлектә “Георгий тасмасы” акциясенә кушылдылар.
Георгий тасмасы бәйрәм символы, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны ихтирам итү һәм искә алу символы булып тора. Ни кызганыч, аны киеменә тагып куючы яки автомобиленә элүче күпләр аның чыннан да нәрсәне аңлатуын белеп бетерми. Активистлар белгечләр белән бергә Георгий тасмаларын өләшеп кенә калмадылар, шулай ук халыкка әлеге символның мәгънәсен дә аңлаттылар. Ике төсле тасмалар санаулы сәгатьләрдә таралып бетте. Өлкәннәр һәм яшьләрнең аларны күкрәкләренә дулкынлана-дулкынлана кадап куюын күрү бик күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International