Алексеевск районын “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумының финал конкурсында мактадылар

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Репина Екатерина Владимировна белән Смирнов Игорь Валерьевич «Тридевятое царство» (“Түбән Кама милли паркының тыюлык зонасында интерактив-экологик-танып белү сукмагы”) проекты белән номинациядә җиңүче булды.
 Шулай ук Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсенең Алексеевск районы бүлекчәсе рәисе Алия Сигбатуллинаның уңышларын да билгеләп үтәргә кирәк, ул Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе ярдәмчесе вазыйфасына конкурста җиңүче булды.
  Аграр яшьләр берләшмәсе “Агрохакатон” сити-фермерлык өлкәсендә яңа проект-мәйданчык тәкъдир итте, анда төрле юнәлештә укучы студентлар, командаларга берләшеп, дизайн, инжиниринг һәм аграр технологияләрдә тоташып, идеяләр прототипларын булдырачаклар.
 Проектның миссиясе Татарстан Республикасында кирәкле инфрастрактураны һәм эшмәкәрлек даирәсендә сорау булдырып, сити-фермерлыкны популярлаштыру. Агрохакатон 19 майдан 20 майга кадәр “Авиатор” технопаркында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International