Техник карау үткәрү техниканың әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Техник карау нәтиҗәләре буенча 222 техника берәмлегенә техник карау узулары турында таныклыклар биреләчәк, ә 3 берәмлеккә техник карау актлары төзеләчәк.
Ачыкланган төзексезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә кирәк, – дип хәбәр итте редакциягә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Фәнис Бакиров.