Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары котлаулар кабул итте

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Җиңү көне алдыннан Алексеевск муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Белова Г.В., Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Сергеева Т.Н., яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Сөләйманов Р.Б. Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан һәм Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Анатольевич Демидовтан азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Ветераннар бүләкләргә һәм котлауларга рәхмәт әйттеләр. Алар сәламәтлекләре, оныклары һәм оныкчыларының ирешкән уңышлары, шулай ук фронттагы хәлләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International