15 майдан соң Дәүләт Думасында закон проектын беренче тапкыр уку процедурасы күздә тотыла, анда Россия ягыннан Америкага каршы җавап санкцияләре кертү карала. Ләкин хәзер үк инде әлеге документка мөһим төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертергә тәкъдим ителә. Аларның берсе – илебездә җитештерелгән туклану продуктларына махсус келәймә кую.
Мондый тәкъдим белән яшьләр парламенты чыкты. Аның рәисе Мария Воропаева, бу – илебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен яклау буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе һәм кибет киштәләренә Россиядә җитештерелгән азык-төлекне чыгару ысулы, дип саный. Аның сүзләре буенча, кулланучылар нәкъ менә Россия ашамлыкларына торган саен күбрәк өстенлек бирәләр. Мондый махсус келәймә булганда кибет киштәләрендә һәм витриналарында үзеңә кирәкле продуктны сайлап алу җиңелрәк һәм уңайрак. Шундый махсус келәймә сыйфатында, атап әйткәндә, триколор җирлегендә “Сделана в России” дип язып кую күздә тотыла. Ләкин Яшьләр парламентында келәймә нәкъ менә шундый булырга тиеш, дип мәҗбүр итмиләр. Мәсәлән, бары тик “Россия” дип кенә язып куярга яки башка вариантлар да мөмкин. Иң мөһиме, аның гомумкабул ителгән, бердәй зурлыкта булуы һәм илебезнең барлык азык-төлек кибетләренә чыгарылуы. Моннан тыш, Яшьләр парламентында, мондый келәймә чит илләр катнашында җитештерелә торган азык-төлек товарларына куелырга тиеш, дип саныйлар. Ләкин шуның белән бергә ахыргы товарда илебезнекеләр 50 проценттан артыграк тәшкил итәргә тиеш. Бу проблема мәҗбүри төстә килеп чыга, чөнки ашамлыкларның күбесе Россия территориясендә берничә ил корпорацияләренеке булган предприятиеләр тарафыннан җитештерелә. Бу бигрәк тә сөт ризыкларына кагыла. Илебезнең азык-төлек товарлары өчен бердәм символика, идея авторлары уйлавынча, аларны тышкы базарга чыгарырга булышырга тиеш. Ләкин кайбер экспертлар Яшьләр парламентының оптимизмын хупламыйлар. Мәсәлән, Санкт-Петербургның сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе җитәкчеләренең берсе Сергей Федоров тышлыктагы әлеге ябыштырылган кәгазь яки билге һәрвакытта да товарны базарга чыгарырга булышмый, дип фаразлый. Моннан тыш, әлеге мәсьәлә буенча парламент уңай хәл иткәндә дә келәймәләү мәсьәләсе ирекле булырга тиеш, ди ул. Бу җитештерүчеләргә артык чыгымнарны булдырмаска ярдәм итәчәк.
(“Җәмәгать контроле” ozpp.ru сайты материаллары буенча)