Игълан ителгән икеайлык үз нәтиҗәләрен бирә башлый

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

“Социаль оят” дигән төшенчә бар. Кәнфит кәгазен урна янына ташлау, әле генә юып чыгылган идәнне пычрак аяк киеме белән таптау, чүп-чар салынган капчыкны, аны беркем күрмәсә дә, куак астына ташлап калдыру оят булырга тиеш. Кешеләрдә экологик культура тәрбияләү өчен без нәрсә эшләргә тиешбез? Быел Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, республикабызда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елына туры китереп, «ЭКОЯЗ» конкурсы игълан итте. Әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәге: «Экомәктәп», «Экогаилә», «Экопредприятие», «Эковуз», «Экобалалар бакчасы», «Экоҗәмгыять» һәм «Экоүзәк» конкурсы номинацияләре буенча билгеләнәчәк. Җиңүчеләр Алексеевск районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында ачыкланачак. Җиңүгә дәгъва кылу өчен үткәрелгән чаралар турында фото-видео материаллары, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан мәкаләләр һәм башка раслаучы документлар рәвешендә хисап бирергә кирәк. Конкурсны оештыручылар кешеләргә территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту (мәсәлән, флешмоблар рәвешендә, күршеләрне, җәмәгатьчелекне тартып) буенча һәртөрле чаралар оештырырга тәкъдим итәләр. Кече архитектура формалары булдыруда (мәсәлән, өйтүр бакчада чәчәк түтәлләре яки таштан арка ясап) ярышырга мөмкин. Бакча утыртырга, сыерчык оялары ясарга да була. Иҗади алексеевскилыларга конкурсны оештыручылар үзләрен шигырьләр һәм җырлар язуда күрсәтергә тәкъдим итәләр. Мәктәп балалары экологик дәресләр үткәрүдә эшли, макулатура җыя, шулай ук үз проектларын, мәсәлән, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю буенча, булдыра алалар. Иң мөһиме, бөтен акция бер максатка: туган ягыбызның, республикабызның әйләнә-тирә мохитенә сак карауга берләшсен. Эшләрегезне Гоголь урамы, 13 нче йортка (инфраструктур үсеш бүлеге) җибәрегез. Конкурска карата сорауларыгызны 2-45-88 телефоны буенча бирергә мөмкин. Эшләр 15 майга кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International