Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне белән котлады. Чакырылган кунаклар арасында Алексеевск районы делегациясе дә бар иде. Аны башкарма комитет җитәкчесе Сергей Демидов җитәкләде.
Районыбыз икътисады өчен җавап бирүче Татьяна Сергеева Президент кулыннан югары бүләк алды.
Татарстанда бу уңайдан тантаналы кабул итү “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында (Казан) узды.
“Бүген җирле үзидарә – җәмгыятькә идарә итү системасының иң мөһим буыны, халык хакимиятенең халыкка иң якын дәрәҗәсе, ул гражданнар белән турыдан-туры бәйләнештә аларның тереклек эшчәнлегенең аеруча мөһим проблемаларын хәл итә”, – диде Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап.
Рөстәм Миңнеханов республика җирле үзидарәсенең барлык вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре, шәһәр һәм районнарыбызда гражданнарның тормыш хәлен күтәрүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук җирле хакимият органнары ветераннарына икътисадның ныклы нигезен, шәһәр һәм районнарның инфраструктурасын формалаштырганнары, җирле хакимият органнарын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен үзенең рәхмәтен белдерде.
Республикада территорияләрне үстерү буенча чаралар белән беррәттән җирле үзидарә органнарының матди-техник базасын ныгыту, җирле үзидарә органнарының һәм аларның хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшләвен стимуллаштыру буенча чаралар уңышлы гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов, Җирле үзидарә көне алдыннан республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә, авыл җирлекләрен дә кертеп, 91,5 млн. сумлык мең комплект яңа компьютер җиһазлары бирү турында карар кабул ителде, дип белдерде.
– Безнең бурыч – җирле үзидарәне ныгыту, аның финанс мөстәкыйльлеген һәм ресурс мөмкинлекләрен киңәйтү. Әлбәттә, квалификацияле идарәчеләрне тарту һәм аларны җирле органнарда ныгыту өчен шартлар тудырырга кирәк. Муниципаль хезмәткәрләр өчен хезмәт хакы күләмен арттыру күздә тотыла”.