Алексеевск спортчылары волейбол буенча спорт бәйгесендә очраштылар

2018 елның 22 апреле, якшәмбе

21 апрельдә 1 нче спорт комплексында (Алексеевск) яшүсмерләр арасында волейбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге булып узды. Нәтиҗәләр мондый: 1 нче урында – Левашево (тренеры Марат Абдуллин), 2 нче урында – 2 нче Алексеевск урта мәктәбе (тренеры Сергей Вангаев), 3 нче урында - "Арсенал" командасы (тренерлары Вероника Мартынова, Евгений Тафинцев), 4 нче урында - Биләр командасы (тренеры Алексей Елдашов). Ярышларда барлыгы 36 спортчы катнашты. Барыгызга да уңышлар һәм яңа җиңүләр насыйп булсын!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International