Европа иммунизация атналыгы - Алексеевск районында

2018 елның 22 апреле, якшәмбе

 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән 23-29 апрель көннәрендә Европа төбәге илләре Европа иммунизация атналыгы уздыра, ул 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты – халыкка прививкалар ясатуның әһәмиятен аңлату, иммунизациянең өстенлекләренә игътибарны юнәлтү. Акция “Иммунизация хокук кына түгел, ә бәлки коллектив вазыйфасы да!” шигаре астында уза.
Профилактик прививкалар йогышлы авыруларны булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып кала бирә. Безнең илдә профилактик прививкалар календаре гамәлдә. Календарь исемлегенә йогышлы 12 төр авыруга каршы прививкалар кертелгән. Алар арасында В гепатиты, туберкулез, бума ютәл, полиомиелит, дифтерия, йогышлы тартышу авыруы, кызамык, эпидемик паротит, кызылча, грипп, гемофиль инфекция һәм пневмококк инфекциясе бар. Йогышлы авыруларны булдырмас өчен халыкны вакцинацияләү колачын 95 процентка җиткерү зарур. Планлы иммунизация универсаль алым булып тора һәм балаларга тормышка исән-сау килеш керү өмете тудыра.
Халыкны иммунизацияләү буенча өстенлекле илкүләм проекты кысаларында соңгы 9 елда вируслы В гепатитына каршы 1,8 млн кешегә профилактик прививка ясалган. Нәтиҗәдә, каты В гепатиты белән авыручылар саны 56 (!) мәртәбә кимегән. Соңгы 10 елда грипп белән авыручылар саны да 40 тапкырга азайган. Шунысына да игътибар юнәлтү кирәк: республика халкын гриппка каршы привикалар белән колачлау күрсәткече нибары 10 процентка (16 проценттан 26 процентка кадәр) арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International