Районның 200 гә якын укучысы бистәнең 1нче мәктәбенә фәннәрне белүләрен һәм иҗатта осталыкларын күрсәтү өчен җыелдылар. Алексеевск районы мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүче балалар кырыс жюри хөкеменә үз фәнни проектларын һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Яшь эрудитлар математика, тарих, әдәбият һәм күп кенә башка фәннәр буенча ярыштылар. Мәктәпкәчә балалар экология темасы кысаларында үз киемнәрен күрсәттеләр. Фестиваль шәп килеп чыкты. Иң яхшылар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр.