“Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” республикакүләм акциясенә кушылып, 17 апрельдә 3 нче Алексеевск урта мәктәбендә татар теле буенча бердәм республика имтиханы уздырылды.
Акциянең максаты ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика тестын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру иде.
Борчылучылар булмаса да, күбесе дулкынланды. Баштан ата-аналар паспортлар һәм гельле ручкалар белән металл тикшергеч аша узып, оештыручы Равия Мортазина янына уздылар. Ул аларны бүлмәләргә озатты. Анда имтиханның ничек узасы, күпме вакыт биреләсе, имтихан вакытында ниләр эшләргә ярамаганлыгы һ.б.лар турында сөйләде. Пакетларны ачканнан соң ул контроль-тикшерү материалларын һәм җаваплар языласы бланкларны таратты. Бланкларны тутырганда куллар калтырады. Хәрефләрне һәм саннарны беренче шакмактан башлап катгый кагыйдәләр буенча гына тутырырга кирәк иде.
Бу чара теләге булган бөтен кеше өчен үткәрелде. Анда төрле һөнәр ияләре: фән укытучылары, бухгалтерия, музей хезмәткәрләре, хәтта администрациядән килүчеләр дә бар иде.
– Дөресен генә әйткәндә, биремнәрне беренче тапкыр күрүгә кайдан башларга, анда язганнарны укып торыргамы, әллә имтиханнарны яза башларгамы икәнен белми тордым, – ди музей хезмәткәре Эльвира Нургалиева, – чөнки вакыт чикләнгән. Имтихан бирү кабинетында – тынычлык. Кәгазь кыштырдаган тавышлар гына ишетелә. Анда ике видеокамера булганлыгы да онытылды хәтта. Имтиханга баш-аягың белән кереп чумасың...
Татар теле буенча БДИ өч дәрәҗәдә оештырылды: рус телендә сөйләшүче татар һәм рус катнашучылары, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен:
– Алексеевск районы буенча әлеге акциядә 25 кеше катнашты, – диде милли мәсьәләләр буенча мәгариф бүлеге методисты, әлеге акцияне оештыручы Равия Нурһада кызы. – Район буенча уртача тест баллы – 64 (100 мөмкинлектән), минималь тест баллы – 42, максималь балл 98 булды. Алты кеше 80 нән артык балл җыйды. Акциядә катнашучыларга активлык һәм имтихан биремнәрен үтәүдә ныклык күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәм һәм тормышларында уңышларга ирешүләрен телим.
Имтихан тәмамланганнан соң аны тапшыруның оештырылуыннан һәм аның барышыннан бары тик уңай тәэсирләр генә калды. Катнашучылар өчен тест һәм имтихан биременә кыскача җаваплар бирү өлешендә авырлыклар килеп чыкмады. Инша язганда кыенлыклар туды, чөнки катнашучылардан эшнең бу төре билгеле бер әзерлек һәм укылган текст нигезендә үз фикерләрен әйтеп бирү таләп ителде.
Имтиханнан соң фикерләр күп яңгырады, берничәсен генә китереп узабыз:
Гөлфия Салахиева:
– Мин бирегә бик теләп килдем. Мәктәпне 40 ел элек тәмамлаган булсам да, мәктәптә ныклы белем алганлыктан, имтихан эшен тапшыру миңа авыр булмады.
Сиринә Гарипова:
– Безнең Алексеевск районы урыс районы санала. Биредә татар телендә чаралар үткәрү әйбәт күренеш, дип уйлыйм мин, – диде Сиринә Гарипова. – Әти-әниләргә имтиханга күпләп килүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Димәк, үзләренең телләре өчен җан атучы, янып-көеп йөрүче милләттәшләребез бар икән әле. Биремнәргә килгәндә, алар мәктәп программасына нигезләнеп төзелгән иде. БДИга кертеләчәк яңалыклар белән таныштырып киттеләр. Имтихан бирүче укучылар алдан белгәннәр икән, шуңа күрә яхшы язганнар, дигән фикер калдырмасын өчен, контроль-үлчәү материалларын принтер аша укучылар алдында бастырачаклар. Бу яңалык бик тә кызыклы.
Энҗе Хәйбуллина:
– Балалар имтихан вакытында кичергән бөтен уй-хисләрне кичереп, баштан курку хисе биләп алган иде. Мондагы тыныч атмосфераны күргәч, тынычландык. Мәктәпне тәмамлап киткәнгә күп еллар узса да, биремнәрне дөрес эшләдек, дип уйлыйм. Балалар татарча әдәби китаплар укысалар, татар телендә тапшырулар карасалар, укытучылар өйрәткәннәргә кызыксынулары көчле булса, биремнәр эшләп чыгарлык.