Татарстан Министрлар Кабинеты каты коммуналь калдыкларны җыюның яңа тәртибен раслады.
Татарстан муниципаль районнары җирле үзидарә органнары район территорияләрендә каты коммуналь калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмүдә катнашачак.
Бер авырлыгы да юк: кәгазьләрне – зәңгәр, пластмассаны – кызгылт сары, азык-төлек калдыкларын – кара, ә пыяланы яшел бакка салырга. Татарстан муниципаль районнары җирле үзидарә органнары да район территорияләрендә каты коммуналь калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмүдә катнашачак. Сүз уңаеннан әйткәндә, хезмәт урынындагы кешеләр, юридик затлар һәм Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыкларны җыю белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр закон таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылачаклар.
Карар 2018 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.