19 апрельдә кичке 4 тә Биләрнең “Фәннәр сарае”нда “Тарихи җирлекләр” категориясендә Бөтенроссия иң яхшы проектлар конкурсы кысаларында Биләр авылын үстерү концепциясе буенча җәмәгать тыңлаулары узачак.
Изге Биләр җире – тарихи хәзинә һәм фәнни ачышлар урыны ул. Нәкъ менә борынгы Биләр конкурс проектын эшләгәндә терәк үзәккә әйләнде дә инде. Ләкин вакыт уза тора... Киләчәк буыннарның, үзебезнең максатыбыз безнең өчен изге шушы урынның тарихи кыйммәтен саклау гына түгел, ә бәлки тыюлык чишмәсе территориясен туристлар өчен уңайлырак һәм ямьлерәк итү дә. Без әлеге борынгы шәһәрнең тарихын Татарстанда гына түгел, ә бәлки аннан читтә дә белүләрен телибез. Шул уңайдан 19 апрельдә Биләрдә җәмәгать тыңлаулары узачак.