Войкино авыл җирлеге территориясендә территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы кысаларында 14 апрельдә җирлекне төзекләндерү һәм аның санитария-эпидемиология хәлен яхшырту буенча шимбә өмәсе булып узды.
– Базяково, Войкино торак пунктлары территорияләрен җыештыруда администрация хезмәткәрләре белән бергә авыл мәдәният йортлары һәм китапханәләре хезмәткәрләре дә актив катнашты. Администрация, авыл мәдәният йортлары территорияләре чүп-чардан чистартылды, һәйкәлләр яннарында тәртип урнаштырылды.
Җирлек администрациясе, авыл халкын тартып, моннан соң да якын арада экологик шимбә өмәләре үткәрергә ниятли.
– Уртак хезмәт берләштерә, ә чистарып калган урамнар һәм юллар авыл җирлеге кешеләрен генә түгел, җирлегебез кунакларын да сөендерә, – ди Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова.