Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов якындагы атнага төзекләндерү буенча планнары турында сөйләде

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

18 апрельдә район үзәгенең барлык предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре гомумбистә чәршәмбе өмәсенә чыгачаклар
Шулай ук урамнарны һәм парк зоналарын яңадан бүлү уңаеннан җитәкчеләргә 21 апрельдә гомумбистә шимбә өмәсе үткәрү турында да мәгълүмат җиткерелде.
 – Беренче чиратта чүп-чарны җыештырырга, парк зоналарында узган елгы үләнне һәм яфракларны тырмаларга кирәк, – дип аңлатма бирә Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов. – Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына үтенечем зур: соңыннан район сайтына урнаштыру өчен җыештыру турындагы фотохисапларыгызны җибәрүегезне сорыйм. Фото өчен электрон почта: alxgp.alx@tatar.ruzariaalex@yandex.ru. Шәхси өй хуҗаларына да мөрәҗәгать итәм. Өйләрен якын арада тәртипкә китермәгән алексеевскилылардан сорау, административ штрафлар салуга кадәр, иң каты булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International