Урманасты Шунталысы (Алексеевск районы) авылыннан ерак та түгел телеканал журналистлары күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруның ничек баруын төшерделәр. Эш барышы турында "Алексеевск" халык предприятиесе агрономы Нияз Шакиров сөйләде. Яңа “Туман” ашлама тараткычы турындагы тәэсирләре белән машина йөртүче Илгиз Төхфиев уртаклашты.
Районда язгы кыр эшләренең барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин сөйләп бирде. Журналистларны шулай ук кыр хезмәтчәннәренең көнкүреше, атап әйткәндә, туклануның турыдан-туры басуда оештырылуы да кызыксындырды.
Сюжетның үзен ТНВ каналында “Туган җир” тапшыруында кичке 6 да карарга мөмкин булачак.