Алексеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Җәмәгать киңлекләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда өстенлекле җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча рейтинг тавыш бирүе үткәрелә.
Тавыш бирү «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре» (Ачык Татарстан – Кешеләрдән сораштыру – Җәмәгать киңлекләре – Сораштыру узу) Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат үзәге порталында электрон рәвештә үткәреләчәк.
Үзегез теләгәнне сайлап алыгыз, киләчәгебез үзебезгә бәйле.