Туристлык индустриясе вәкилләре өчен конкурс

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Ел саен Россия Федерациясе Сәүдә- сәнәгать палатасы “Россия туризм һәм сервиз буенча дәүләт университеты” белән берлектә туристлык индустриясе вәкилләре өчен һөнәри конкурслар үткәрә:

1 «Туристлык бренды: иң яхшы практика».
2 «Иң яхшы туристлык порталы» (www.tour-portal-rf.ru).
3 «Гастрономик тәэсир» (www.tour-taste.ru).
4 Юл күрсәткече, туристлык карталары, Россия буенча SMART кушымта (www.tour-map.ru).
Мондый конкурслар туристлык брендларын булдыруның аеруча да кызыклы практикаларын ачыклауга, туристлык турында мәгълүмат бирүгә, тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән. Конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар мәгълүмати яклауга һәм эчке туризмны үстерүдә иң яхшы туристлык практикасын алга җибәрергә юнәлдерелгән киң постконкурс программасына керә алачаклар. Россиянең 46 төбәгеннән 160 туристлык компаниясе, шулай ук Татарстан Республикасы проектлары 2017 елда конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар булдылар. Профессиональ жюри билгеләп үткәнчә, бу практикалар төбәк туристлык индустриясен һәм инфраструктураны үстерүнең билгеләүче факторы булырга мөмкиннәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International