Алексеевск спортчылары “ТР бадминтон өметләре”нең беренче этабында катнаштылар

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Казанда үткән “ТР бадминтон өметләре”нең беренче этабы төгәлләнде. Малайларыбыз гадәттәгечә өлкән спортчылардан калышмыйлар һәм Алексеевск спорты копилкасына даими төстә төрле дәрәҗәдәге медальләр алып кайталар.
- Лидер булып җитешкән спортчылар артыннан киләсе буын малайлары һәм кызлары тартыла. Әйбәт смена үсә, команда көчәя.
Бадминтончыларыбызның уңышлары белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге генә түгел, ә бәлки район җитәкчелеге, шулай ук яшь спортчыларның командабызны озата баручы һәм мәйданчыкта иң авыр мизгелләрдә чын күңелдән борчылучы актив ата-аналарының да кызыксынуларын аңлау шатландыра.
 Тренерлар коллективы һәм спортчылар спортка һәм бадминтонга битараф булмаган җанатарларга һәм спортчыларга рәхмәт әйтәләр.

 Барков Данила (1 нче урын) белән Хәйретдинов Ильмир (1 нче урын), Маннанов Ризван (3 нче урын), Андреяшин Матвей (3 нче урын - катнаш, 1 нче урын - пар), Кузьмина Виталина (шәхси зачетта 3 нче урын, 1 нче урын — катнаш) һәм Херувимова Саша (3 нче урын - катнаш) ярыш призерлары һәм җиңүчеләре булдылар.
Ә Харитонов Аркадий, Федоров Данила, Белянина Даша, Никитина Полина, Яһудина Алинә һәм Изотова Полина, 9 нчы урыннарны алып, ТРның иң көчле уналты спортчысы арасына керделәр, - дип сөйләде безгә тренер-укытучы Илья Черемных.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International