2018 елның 12 мартында, Бөтендөнья китапны кычкырып уку көнендә, Войкино авыл җирлегенең Базяково авыл китапханәсе бөек рус язучысы Л.Н. Толстойның 190 еллыгына туры китереп, “Мин Лев Толстойны яңадан ачам” республика акциясендә катнашты.
Китапханәдә "Лев Николаевич Толстой (1828 - 1910) – кеше, акыл иясе, язучы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәче Т.Маслова үткәргән кычкырып уку сәгате яшь укучыларны язучының биографиясенә һәм иҗатына җәлеп итте. Балалар кычкырып Л.Н. Толстойның мәсәлләрен, "Лев и мышь", "Стрекоза и муравей", "Царь и сокол", «Как дядя Семен рассказывал про то, что с ним в лесу было" һәм башка әкиятләрен кычкырып укыдылар.