16 мартта Войкино авыл мәдәният йортында “Игелекле эшләр көне” акциясе булып узды.
Мәктәп балалары авыл мәдәният йорты директоры Ирина Семаева белән бергә Бөек Ватан сугышы ветеранннарының тол хатыннары, Войкино авылының 90 яшьлек әбиләре В.И. Дуборкина белән Е.М.Костинаның өйләренә бардылар. Яшүсмерләр өй җыештыруда һәм ишегалдын төзекләндерүдә генә булышып калмадылар, ә бәлки рухи ярдәм дә күрсәттеләр, карт әбиләрне игътибар белән тыңладылар һәм аларның күңелләрен күтәрделәр.