Алексеевск районында “Язгы каникул” исемле киң масштаблы чара узачак

2018 елның 16 марты, җомга

Алексеевск районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илфат Җаббаров сүзләренә караганда, машина йөртүчеләрнең автомобильләрендә яшь пассажирлар йөртү белән бәйләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәчәкләр. Шулай ук ЮХИДИ инспекторлары хәрәкәт итүдә җәяүлеләргә юл бирмәү фактларына да юл куймаячаклар.
 Моннан тыш, “Язгы каникул” кысаларында инспекторлар мәктәп укучылары һәм ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, аеруча да мөһим куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр. Ә балигь булмаганнар эшләре буенча инспекторлар ата-аналарга балаларының уку йортларыннан тыш тәртибен үзагымга куймауларын исләренә төшерде. Сүз балаларыбызның сәламәтлеге турында гына түгел, ә бәлки аларның гомере турында да бара бит.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International