Алексеевск бистәсендә “ГТОны – бөтен гаилә белән” проекты кысаларында спорт бәйрәме булды

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Әти кешеләргә йөзүдә ярышырга, яткән хәлдән гәүдәләрен күтәрергә, биек аркылы борыста күтәрелергә һәм урыннан озынлыкка сикерергә кирәк иде. Әниләр алга иелүдә, яткән хәлдән гәүдәләрен күтәрергә, яткан килеш кулларын бөгәргә һәм турайтырга, урыннан ике аяк белән дә этәрелеп, озынлыкка сикерүдә физик әзерлекләрен күрсәттеләр.
Спорт азарты көчле булуга да карамастан, спорт залында бәйрәм һәм яхшы мөнәсәбәт халәте хөкем сөрде. Музыка ярышучыларның тонусын күтәреп җибәрде.
 “ГТОны – бөтен гаилә белән” проектының төп бурычлары балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм гаилә кыйммәтләрен, шулай ук балалар һәм аларның ата-аналарының физкультура-сәламәтләндерү, иҗади чараларда бергәләп катнашу традицияләрен ныгыту иде.
Спорт бәйрәмендә иң яхшылар булдылар:

 1 нче урын - Гусаровлар гаиләсе (Биләр авылы);
2 нче урын - Хәмзиннар гаиләсе (Алексеевск);
3 нче урын - Сергеевлар гаиләсе (Кр.Баран авылы).
Җиңүчеләр ярышларның бәхетле мизгелләрен һәм үз казанышларын озак вакытлар онытмаслар әле.
Ярышларда катнашкан һәр гаиләгә торт тапшырдылар, ә “ГТОны – бөтен гаилә белән” спорт бәйрәме призерлары һәм җиңүчеләре акчалата бүләк тә алдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International