Узган ял көннәрендә, атап әйткәндә, 10 мартта, икътисад фәннәре кандидаты Г.С. Боровиков истәлегенә ир-ат командалары арасында волейбол буенча ел саен үткәрелә торган XXV турнир булып узды.
Ярышларны район җитәкчесе Сергей Демидов ачты. Ул спортчыларга намуслы һәм лаеклы уйнауларын теләде.
– Иң көчле команда җиңсен” – диде Сергей Анатольевич.
– Волейбол буенча турнир Алексеевск районының аның җитәкчелегендә төзелгән 1 нче спорт комплексында узды. Ярышларда алты команда катнашты, аларның икесе безнең командалар иде. Болар – “Сөт-консерв комбинаты” һәм “Алексеевск” командалары, Биләр авылы командасы һәм турнир кунаклары – Спас, Әлки, Чистай районнары командалары.
Ярыш йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урында – «Бетар», Чистай шәһәре;
2 нче урында – “Алексеевск” командасы;
3 нче урында – “Биләр” командасы;
4 нче урында – “Сөт-консерв комбинаты” командасы; 5-6 нчы урыннарда Әлки һәм Спас районнары командалары, – дип сөйләде безгә инструктор-методист Әнисә Даутова.