Алексеевск районының Зирекле авылы кешеләре өчен 8 нче Мартка багышланган концерт булды

2018 елның 10 марты, шимбә

Бу чара турында безгә аның директоры Ирина Краснова сөйләде:
– Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кешеләрне үзләренең җырлары, шигырьләре, биюләре һәм сәхнәләштергән әсәрләре белән сөендерделәр. Нәни артистлар Маша Абанина белән Даниил Даниловның "Лиса и тетерев" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтүләре тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Кешеләргә театр коллективының чыгышы да бик ошады.
 Әниләр турында апалы-сеңелле Фадеевалар күңелләргә үтеп керерлек җырлар җырладылар.
Чыгышларның барысы да ачык һәм матур иде.
Бигрәк тә концертта катнашкан Егор Егорычев, Екатерина Топунова, Денис Антонов, Надежда Данилова, Александр Краснов, Анастасия Норкус, Дария Артамонова һәм, әлбәттә инде, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем килә.


 Надирә Хәсәнова

Источник www.alekseyevsk.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International