Герман Сергеевич атаклы сөт комбинатына унбиш ел җитәкчелек итте. Ул аны җитештерү биеклекләренә “җимереклек”ләрдән диярлек күтәрде. Торак комплекс, беренче спорт комплексы, өченче мәктәп, чиркәү, бассейн – боларның барысы да спорт белән актив шөгыльләнгән һәм үз эшчеләрен дә шуңа тарткан икътисад фәннәре кандидаты аркасында чәчәк атты. Аның кулы астында иң яхшы белгечләр, иң яхшы төзү бригадалары эшләде. Ул аларны берәмтекләп җыйды, алар хезмәтенә лаеклы түләде һәм бәяләде.
Хәтер көнен Герман Сергеевичның килене Ольга Боровикова оештырды. Аны хөрмәтләп искә алу өчен Татарстан Республикасының Хисап Палатасы Рәисе Алексей Иванович Демидов, ул чакта район “Сельхозтехникасы”н җитәкләгән Владимир Константинович Козонков, Герман Сергеевичтан соң төрле вакытларда сөт комбинаты директорлары булып эшләгән Николай Леонидович Банницин, Елена Степановна Макарихина һәм аның күп кенә башка тарафдарлары килде.
Чакырылган кунаклар хәзер 3 нче мәктәп исемен йөртә торган кеше турында зур булмаган фильм карадылар, Герман Сергеевичның яраткан җырларын, укучылар укыган шигырьләрне тыңладылар. Аннаы сүз Алексей Иванович Демидовка бирелде, ул аның белән бергәләп эшләгән еллары, бергәләп җиңгән кыенлыклар турында сөйләде. Герман Сергеевичны үз әнисен артык яратучы кеше буларак искә алды. Аны Герман Сергеевич сөт комбинатын кабул итеп алган 1983 елда районга ничек кайтаруларын, аның 1998 елның 5 мартында әйткән сүзләрен искә төшерде, ә инде икенче көнне ул бакыйлыкка күчте.
Алексей Иванович Ольга Николаевнага зур җитәкче һәм күп кенә алексеевскилыларның тормышын матуррак һәм яхшырак иткән кеше истәлегенә тугры калганы өчен рәхмәт әйтте.