Казанда “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының иң актив советлары билгеләнде

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Шимбә көнне, 3 мартта, Казан ратушасында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарлары форумы узды. Пленар сессиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тарафдарларның муниципаль берәмлекләрдә эшләүче актив җирле координацион советларын билгеләп үтте.
 Мәсәлән, тарафдарларның Алексеевск җирле координацион советы рәисе Владимир Никешин һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Мария Долганова Татарстан Республикасында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарлары институтын үстерүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International