2018 елның 2 мартыннан 4 мартына кадәр Биектау бистәсендә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Бу беренчелектә республика шәһәрләре һәм районнарының унбиш командасыннан 150 дән артык спортчы катнашты.
Безнең районнан җиде көрәшче барды. Егетләр лаеклы төстә чыгыш ясап, ике – беренче һәм өч икенче урыннарны алдылар, алар шул рәвешчә түбәндәгечә бүленделәр:
1 нче урын – Абрамов Алексей ( 62 кг авырлыкта),
1нче урын – Игнатьева Диана (58 кг авырлыкта),
2 нче урын – Латыйпов Тимур ( 57 кг авырлыкта),
2 нче урын – Абдуллин Андрон ( 57 кг авырлыкта),
2 нче урын – Захарова Елизавета ( 48 кг авырлыкта), – диде тренер-укытучы Бари Равил улы Сөләйманов.