Районның яңа җитәкчесе Сергей Демидов хакимиятнең актлар залына авыл җирлекләре башлыкларын, күп кенә хезмәт җитәкчеләрен, башкарма комитет һәм район Советы хезмәткәрләрен чакырды.
Ике айда полициянең эше турында хисап һәм хәзерге хәлләр турында кыскача гына эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы Иосиф Мураткин сөйләде. Аннары район Советы хезмәткәре Галина Белова чакырылган кешеләрне сайлау алды эшләре белән таныштырды. Сайлауга килүгә, аның чисталыгына һәм үтә күренмәлелегенә аерым игътибар бирде. Быел район үзәгендә дүрт участокта электрон тавыш бирү үткәреләчәк. Барлык участокларда да күзәтүчеләр эшләячәк.
Сергей Демидовның беренче урынбасары Дамир Гыйләҗев районда ташкыннарны булдырмау буенча алда торган эшне тасвирлап бирде.
Ахырдан Сергей Анатольевич дүшәмбе көннәрендә район үзәге хезмәтләре начальниклары эше буенча боерык бирде, чөнки нәкъ менә бу көнне авыл җирлекләре башлыклары әлеге хезмәтләр эше белән бәйләнгән барлык мәсьәләләрне бер проблемасыз хәл итәргә тиешләр. Әлбәттә инде, район җитәкчесе бөтен кешегә алда торган сайлаулар һәм аларга килергә кирәклек турында хәбәр итү буенча башлыкларга мөрәҗәгать итте.