Алексеевскида V республика "Балкыш" фестивале булды

2018 елның 3 марты, шимбә

 Алексеевскида Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V республика "Балкыш" фестивале старт алды.
 Зона сайлап алу этабында Алексеевск районы мәдәният йортына Кама аръягы зонасының җиде районы: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас, Чистай һәм Нурлат районнарыннан артистлар килде.
 Сәхнәдә төрле милләт җырчылары, биючеләре, музыкантлары һәм шигырь сөйләүчеләре үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Тамаша залы үзешчән башкаручылар күрсәткән дәртле номерлардан тынып тормады. Ә сәхнәдә чыгыш ясаучыларның яшен билгеләү авыр булды, чөнки үз энергетикалары, тәҗрибә һәм осталыклары белән өлкәннәр яшьләрдән калышмады.
Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына һәм ВЛКСМ төзелүнең 100 еллыгына багышланган.


Алексей Вангаев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International