“2018 елның язгы чорында ташкынга каршы чаралар турында”

2018 елның 2 марты, җомга

2018 елның язгы чорына ташкынга каршы чаралар планы нигезендә район үзәгендә юл кырыйларын кардан чистарту башланды.
 Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов сүзләренә караганда, 27 февральдә төп урамнарның юл буйларын биш берәмлек йөк автотехникасы белән кардан чистарту оештырылган.
 Мисалга, 27-28 февральдә Совет урамы чистартылган һәм киңәйтелгән. 700 кубтан артык кар чыгарып түгелгән.
 1-2 мартта Ленин урамының юл буйларын киңәйтәләр. Актуаль мәгълүматлар буенча аннан 1000 кубтан артык кар чыгарылган.
 Шуннан соң коммуналь хезмәтләр Казаков, Гагарин, Куйбышев урамнарын киңәйтүгә керешәчәкләр.
 Шул эшләр белән беррәттән “Полигон” оешмасы бригадасы су үткәрү торбаларын чистартуга керешәчәкләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International