2018 елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр Казан шәһәрендә 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Беренчелектә барлыгы республиканың уналты шәһәреннән һәм районнарыннан 200 гә якын спортчы катнашты. Безнең районнан унике көрәшче бил алышты. Тренер-укытучы Бари Сөләйманов җитәкчелегендәге Алексеевск командасы үзен лаеклы күрсәтеп, призлы урыннар алды. Төрле үлчәү авырлыгында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урында – Аполлонова Алена ( 40 кг авырлыкта)
1 нче урында - Кулемина Вероника (46 кг авырлыкта)
1 нче урында - Рузанова Виктория (49 кг авырлыкта)
2 нче урында - Павлова Ольга (57 кг авырлыкта)
2 нче урында - Кулемин Егор (45 кг авырлыкта)
3 нче урында - Макарихин Владислав (51 кг авырлыкта)
3 нче урында - Кислов Иван ( 48 кг авырлыкта)