Татарстан Росреестры электрон рәвештә теркәргә өйрәтә

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

28 февральдә Татарстан Росреестры һөнәри эшчәнлекләре өлкәсенә күчемсез милек белән, документларның беренче пакетын тапшыруны сынап карау белән эшләү керә торган оешмаларны чираттагы күчмә өйрәтү үткәрә.
 Документларны күчемсез милекне дәүләт теркәвенә электрон рәвештә бирүнең өстенлекләре әйтеп бетергесез. Бу ысулны үзләштерүчеләр аның уңай якларын билгеләп үттеләр. Беренчедән, гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирергә мөмкин – Росреестр порталы (www.rosreestr.ru) аларны атнага җиде тапкыр 24 сәгать кабул итә, икенчедән, акчаны шактый янга калдыру, чөнки физик затлар өчен дәүләт пошлинасын 30 процентка киметү каралган, өченчедән, килешү өчен кыскартылган килешү срогы – 1 көн.
 Исегезгә төшерәбез: Татарстан Росреестры махсус акция үткәрә – документларның беренче пакетын Росреестр белгечләре белән бир. Үткәрелә торган чараның асылы шунда, әгәр сезнең көчәйтелгән квалификацияле электрон-санлы имзагыз, документларыгызның әзер пакеты булса һәм сез документларыгызны теркәүгә электрон рәвештә теркәүгә үз офисыгыздан чыкмыйча гына бирергә телисез икән, гаризаны 8(843) 255-25-10 телефоны буенча бирергә мөмкин һәм документларның беренче пакетын бирергә сезгә Росреестр хезмәткәре киләчәк, эш итү алгоритмын күрсәтәчәк, барлык детальләр турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International