Росреестр идарәсе бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә катнашты

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

28 февральдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Казан федераль университетының юридик клиникасы оештырган бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә катнашты.
Гражданнарның сорауларына Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Ада Зәйдуллина бирде. Гадәттәгечә, сораулар байтак булды һәм алар дачаларны хосусыйлаштыру һәм рәсмиләштерүгә, шулай ук чикләрне ачыклау һәм электрон рәвештә теркәүгә (соңгы вакытта ул зур кызыксыну уятты) кагылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International