Ун елдан – бер гасыр!

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 1 мартында башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Демидов Сергей Анатольевич һәм Биләр авыл җирлеге башлыгы Гайнуллин Александр Петрович хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Биләр авылы кешесе Ямбулатова Мәрьям Әгъзәм кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, азык-төлек җыелмасы һәм, әлбәттә инде, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
Мәрьям Әгъзәм кызы Башкортстан АССРның Сәет-Баба авылында туа. 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң халык судьясы секретаре һөнәренә укый, 1942 елда 14 яшендә Таҗикстан ССРның Рекгар шәһәрендә халык судьясы секретаре булып эшли башлый һәм 1948 елга кадәр нотариус вазыйфаларын да башкара. Кияүгә чыга, өч ул тәрбияләп үстерә, тугыз оныгы һәм ун оныкчыгы бар.
 1966 – 1984 елларда район потребсоюзында үзәк статистика идарәсе операторы булып эшли һәм шуннан пенсиягә чыга. Пенсиягә чыкканнан соң да әле эшләвен дәвам иттерә.
  1992 елда хәрби хәрәкәтләр аркасында Уфа шәһәренә күчеп кайталар. 2003 елда улы янына Биләр авылына кайта һәм хәзерге көнгә кадәр шунда яши.
 Мәрьям Әгъзәм кызы бик итәгатьле, зыялы, яхшы күңелле кеше. 1947 елда Таҗикстан ССРның социалистик хезмәт отличнигы билгесе, хезмәт ветераны медале белән бүләкләнә, юбилей медальләре бар. Бүген дә авылдашлары арасында зур хөрмәт казанды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International