Үзеңнең кадастр инженерыңны тикшер

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кадастр инженерлары рейтингы күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфатына, кабул ителгән уңай һәм тискәре карарларның санына нигезләнгән. Мисалга, әгәр туктатып торулар һәм кире кагулар проценты 35 тән артык тәшкил итсә, кадастр инженеры – “кызыл зона”га, әгәр туктатып торулар һәм кире кагулар проценты кимендә 35, ләкин 18 дән күбрәк булса, – “ак зона”га, әгәр 18 проценттан азрак булса, “яшел зона”га эләгә.
 Хәзерге вакытта, 2017 ел өчен Татарстан Росреестры төзегән рейтинг күрсәткәнчә, күпчелек кадастр инженерлары, аларда туктатып торулар һәм кире кагуларның сан күрсәткече буенча фикер йөртсәң, “ак зона”га – 203, “кызыл зона”га – 174 һәм нибары 36 сы гына “яшел зона”га кертелгән.
Туктатып торулар сәбәпләрен сыйфат ягыннан анализлау туктап торуларның шактые кадастр инженерлары межа, техник планнар һәм тикшерү актларын әзерләгәндә җибәргән техник хаталар белән бәйләнүен күрсәтә. Туктатып торуларның икенче категориясе законнарны: чикләрне килешү тәртибен, җир кишәрлекләренең рөхсәт ителә торган күләмнәрен бозулар һ.б.лар белән бәйләнгән. Туктатып торуларның өченче категориясе – муниципалитетларның вәкаләтле органнары кабул иткән карарларны дөрес рәсмиләштермәү.
 Исегезгә төшерәбез: кадастр инженерларының рейтингы гариза бирүчеләр хәбәрдар булып торсыннар өчен эшләнгән: гражданнар, алар белән алдан танышып, белгечнең һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәләре турында үзен күрмичә генә күзаллый алачаклар һәм шуның белән кадастр инженерларыннан сыйфатсыз хезмәтләр алу куркынычын киметәчәкләр.


Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International