Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү тантанасында алексеевскилылар делегациясен социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина, хәрби комиссар Дмитрий Дерунов, район “Яшь армия” бүлекчәсе җитәкчесе Андрей Чугуров, яшьармияче Вадим Игнатьев, сугыш хәрәкәтләре ветераннары Николай Гордеев, Сергей Кулёв, Айрат Закиров, машина йөртүче Сергей Степанов тәкъдим итте. Татарстан башкаласында республиканың барлык районнары делегацияләре Җиңү паркында Мәңгелек утка веноклар куйдылар. Аннары соңыннан Совет Армиясенә әйләнгән Кызыл Армиянең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чарада катнаштылар. Нәкъ менә И.В.Сталин җитәкчелегендә СССР Кораллы Көчләре фашистлар Германиясен Бөек тарихи җиңүгә ирештеләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бәйрәм концерты Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды. Зал Бөек Ватан сугышы, Төньяк Кавказда һәм Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм яшьармиячеләр белән шыгрым тулы иде.