Кадастр инженеры эше нәтиҗәләре буенча төзелгән һәм теркәү органына xml-файллар рәвешендә тапшырыла торган межалау һәм техник планнарда еш кына туры килмәүләр һәм хаталар була. Алар исәпкә алганда үтенечне кире кагу сәбәбе булып тора. Документларны алдан тикшерсәң, проблема килеп тумаячак. ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре өлешчә яки киңәйтелгән тикшерү үткәрә алалар. Күчемсез милек объектларына хокуклары булучыларның хәзер XML- документ формаларын дөрес итеп тутыру яки җир кишәрлеге чикләре, капиталь төзелеш обьектының күрсәтелгән координатларының төгәллеген тикшерү мөмкинлеге бар. Киңәйтелгән тикшерү барышында документларда бозып күрсәтүләр, күчемсез милек объекты турындагы мәгълүматларда капма- каршылыклар, җир кишәрлекләре, территориаль зоналарның, торак пунктларның чикләре кисешү, шулай ук XML- файлның тутыру таләпләренә туры килмәве ачыклана. Тикшерү йомгаклары заказчы теләге белән язма резолюциядә чагылдырылган булырга мөмкин.
Контакт телефоны номеры: 8 (843) 533-10-48