Татарстанның Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков үзенең отставкага китүе турында хәбәр итте

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Әлеге карары турында Козонков район Советының 20 нче утырышында белдерде. Утырыш Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды. Сессия эшендә муниципаль берәмлекнең 2017 ел йомгакларына нәтиҗә ясала.
Бүген Алексеевск районы Советы эш көне тәртибенә кертелгән үз теләге белән отставкага китүе сәбәпле башлык вәкаләтләрен срогыннан элек туктату турындагы мәсьәлә буенча карар кабул итәргә тиеш. “Депутатлар корпусыннан минем карарымны хуплавын сорыйм”, – диде Козонков.
Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесен вакытлыча башкаручы вазыйфасына Сергей Демидов кандидатурасы тәкъдим ителде. Ул Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары булып торды. Утырышка әзерләнгән документларда нәкъ менә аның фамилиясе булуы билгеле.
Владимир Козонков 1956 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Алексеевск районы, Алексеевск авылында дөньяга килә. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын агроном булгечлеге буенча тәмамлый. 1976 – 1978 елларда Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасында инженер-электрчы була. 1978-1985 елларда – XXII партсъезд исемендәге колхоз рәисе, 1985-1988 елларда – “Татсельстрой” идарәсенең 435 нче ПМКсы начальнигы, 1988 – 1990 елларда – КПССның Алексеевск райкомының икенче секретаре, ә 1990 – 1991 елларда аның беренче секретаре булып эшли.
 1991 елдан 2004 елга кадәр “Алексеевск сельхозтехникасы” ААҖ директоры, 2004 елда – ТР Алексеевск районының “Единство”ЧҖҖ директоры, 2004-2005 елларда ТР Алексеевск районы хакимияте башлыгы, 2005 елдан район башлыгы булып эшли башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International